Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
12 гыйнвар , 21:12

Идәнне белми себерсәң — бәхетсезлек килә

Кич идән серсәң — фәкыйрьлек килә яисә нигезгә мәет керә.

Идәнне белми себерсәң —  бәхетсезлек килә
Идәнне белми себерсәң — бәхетсезлек килә

Идәнне ишектән түргә карап себерсәң, ярлылык килә.

Идән себергәндә чүп калдырсаң, киявен шадра була.

Кич идән серсәң — фәкыйрьлек килә яисә нигезгә мәет керә.

Кояш баегач идән себерсәң — фәрештә керми.

Бүлмәдә ике себерке тотарга ярамый — ирең икенче хатын ала.

Идән себергәндә кеше аягын эләктереп себерсәң — ул кешене туеңнан калдырасың.

Идән себергәндә берәр кешегә себерке белән суксаң — ул кешегә авыру эләгә (яисә бүре ашый). Чөнки себерке — шайтан торган урын.

Өй себергәндә балаларга пәрәвез алырга кушмыйлар, гомерләре кыскара, имеш.

Идәнне ике кеше берьюлы себерергә ярамый — ачуланышалар.

Себеркене, аркылы атларга ярамый — шеш чыга.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: