Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
10 гыйнвар , 18:28

Гомерне озынайтучы азыклар

Гомерне озынайта торган ризыклар бар. Аларның бертөрлесе,  хроник авырулардан вафат булу хәвефен киметә.

Гомерне  озынайтучы азыклар
Гомерне озынайтучы азыклар

Гомерне озынайта торган ризыклар бар, ди галимнәр. Аларның бертөрлесе, мисал өчен, хроник авырулардан вафат булу хәвефен 39 процентка киметә икән. Сүз чикләвекләр турында бара.

Бер төркем кешеләрнең туклану рационын һәм сәламәтлеген биш елга якын күзәткәннән соң, галимнәр шундый нәтиҗә ясаган: чикләвекләр организм өчен бик файдалы икән.

Алар гомерне озайтырга, төрле хроник авырулардан сакларга сәләтле. Яман шешне кисәтү җәһәтеннән дә чикләвекнең файдасы зур, ди белгечләр. Тик һәрнәрсәдә дә, шул исәптән ашауда да, чама белү зарур. Аларны атнасына өч порция ашау киңәш ителә. Бер порциядә 28 грамм чикләвек булырга тиеш. Бераз күбрәк ашарга да мөмкин.

Чикләвекләрне шушы рәвешле даими туклану рационына керткәндә, һичшиксез, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: