Симерү – кеше организмында артык май катламы туплануы хас булган хроник чир. Соңгы чорда ул аеруча зур үсеш ала. Дөньяда ел саен 3 миллион тирәсе кеше артык гәүдә авырлыгы һәм симерүдән дөнья белән хушлаша.
Шикәр диабеты белән авыручыларның 44 проценты, йөрәк ишемиясенең 27 проценты, онкология чирләренең 40 процент чамасы артык гәүдә авырлыгына бәйле.
Элегрәк гәүдә авырлыгының нормасын бик гади итеп исәпләгәннәр. Моның өчен кешенең буеннан 100не алырга гына кирәк. Мәсәлән, кешенең буе 160 см. икән, 100не алгач, 60 кг. кала. Ә инде норма 15-20 килограммга артып китә икән, сүз симерү хакында бара.
Соңгы вакытта исәпләүнең төгәлрәк ысулын кулланалар. Моның өчен гәүдә авырлыгын буй озынлыгының квадратына бүләргә кирәк.
Симезлекнең ике төре бар: гиноид һәм андроид. Беренчесендә май катламы янбашта һәм аяк төпләрендә җыела. Ул күбрәк хатын-кызларга хас, икенчесе исә күбрәк ирләрдә очрый. Бу очракта май катламы билдә һәм корсакның өске өлешендә туплана. Әлеге симерүгә хәвефләнергә кирәк, чөнки аның җитди авыруларга алып килүе ихтимал. Мондый кешеләр шикәр диабеты, гипертония белән интегә. Аларда тригилицерид күләме югары булу сәбәпле, атеросклероз үсешә.
Гәүдә авырлыгын көйләү өчен иң беренче чиратта туклану рационындагы майлы азыкларны, углеводларны киметергә кирәк. Чөнки физик эш эшләмәгән кешенең организмы углеводлар аша бик күп глюкоза ала. Ә кандагы глюкоза махсус ферментлар ярдәмендә май катламнарына әверелә. Өстәвенә, канга даими рәвештә күпләп глюкоза килеп тору ашказаны асты бизенең эшчәнлеген боза, нәтиҗәдә кешедә диабет барлыкка килә.
Углеводлар ак һәм кара икмәктә, камыр ризыкларында, яшелчә-җимештә, кайнатма, бал, кәнфит кебек татлы ризыкларда күп.
Фото: freepik.com