Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
10 декабрь 2023, 22:54

Хроник арудан котылу өчен

Иммунитетны күтәрәбез һәм нерв системасын ныгытабыз.

Хроник арудан котылу өчен
Хроник арудан котылу өчен

Моның өчен:

1. Бер стакан тазартылган чикләвек, шулкадәр үк бал һәм лимон алырга.

Чикләвекне һәм лимонны вакларга, өстенә сыек бал салырга һәм суыткычта сакларга. Ике атна буе көненә өч тапкыр берәр чәй калагы ашарга.

2. Яңа сыгылган виноград согы. Аны үзегезне яхшы тойганга кадәр ашар алдыннан ике  чәй калагы эчәргә.

3. Хроник арыганлыкны карагай ылысы тиз баса. Урманда җыелган ылысны юарга һәм 15 минут мичтә киптерергә. Ике чәй калагы вакланган ылыска 200 мл су коеп, ярты сәгать талгын утта кайнатырга һәм өч чәй калагы бал кушып, бер сәгатькә тастымал белән ябыл куярга. Әзер булгач, 10 көн буе йоклар алдыннан берәр чәй калагы эчәргә.

4. Бу электән кулланылган ысул да яхшы нәтиҗә бирә. 200 мл сөткә ярты чәй калагы кипкән ромашка чәчкәсе салып, кайнар хәлгә җиткерергә. Бер чәй калагы бал кушып, сөзеп алырга һәм йоклар алдыннан эчәргә.

5. Иммунитетны ныгыту өчен аеруча ир-егетләргә кабак орлыгы, бал һәм коньяк кушылмасы яхшы. Ярты стакан тазартылган кабак орлыгына сыек бал кушарга һәм ике кашык коньяк өстәргә, Өч атна буе көн саен ач карынга берәр чәй калагы эчәргә.

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: