Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
29 октябрь 2023, 21:19

Бәрәңге күп авырулардан дәва!

Халык медицинасында аны ашказан җәрәхәте, гипертония, аритмия, артрит, тамак авыртуы, бронхит, варикоз һәм башка авыруларга каршы да файдаланалар.

Бәрәңге күп авырулардан дәва!
Бәрәңге күп авырулардан дәва!

Бәрәңге С витаминына бай. Ә анда булган калий витамины   икмәктә дә, иттә дә юк. Бәрәңге, аеруча, йөрәк авырулары булган кешеләргә файдалы. Халык медицинасында аны ашказан җәрәхәте, гипертония, аритмия, артрит, тамак авыртуы, бронхит, варикоз һәм башка авыруларга каршы да файдаланалар.

Ашказан җәрәхәте өчен бәрәңге суты файдалы. Аны ашарга 15-20 минут кала көненә ике тапкыр яртышар стакан кабул итәргә кирәк. Мотлак яшь бәрәңге  суты булырга тиеш. Йөрәк авыруларына каршы кулланганда көне буе аз-азлап эчү файдалы.  Игътибар итегез, шикәр авыруы, ашказаны әчелеге түбән булган кешеләргә бәрәңге суты эчәргә ярамый. Йөрәк авыруына каршы икенче ысул – 4-5 бәрәңгенең кабыгын әйбәтләп юалар, ярты литр суга салып, 15 минут кайнаталар, суытып сөзәләр. Ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр.

Компресс өчен ике бәрәңгене вак кыргыч аша үткәреп, бер аш кашыгы уксус белән кушып бутап, баш авыртканда – башка, тамак ааыртканда  тамакка куярга кирәк. Компрессны җылы япма белән капларга да онытмагыз.

Бәрәңге тән пешкәндә дә ярдәм итә. Моны өчен аны кисеп авырткан урынга салып тотарга кирәк. Ул авыртуны баса һәм кызаруны киметә.

Фото: pokadoma.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: