Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
22 октябрь 2023, 21:27

Стрессны ничек җиңәргә?

Стресс белән көрәшне үзеңә мөнәсәбәтне үзгәртүдән башла.

Стрессны ничек җиңәргә?
Стрессны ничек җиңәргә?

Стресс белән көрәшне үзеңә мөнәсәбәтне үзгәртүдән башла. Үзеңне битәрләү, канәгатьсезлек белдерү урынына   дәртләндерергә, мактарга тырышырга кирәк. Шулай ук дөрес туклану да таләп ителә.

Йокыга да игътибар итәргә кирәк. Ким дигәндә 8 сәгать йокларга киңәш ителә. Йокы өчен иң файдалы вакытлар 22 00дән 06 00га кадәр.

Артык тавыш һәм мәгълүматны чикләү дә файдалы: телевизор, компьютер, телефон белән куллануны чикләргә тырышыгыз.

Яхшы кешеләр белән аралашу, спорт һәм яраткан эшләрең белән шөгыльләнү, хобби да күңел күтәренкелегенә тәэсир итә, иҗади энергия бирә.

Стресс вакытында тын алышы белән күнегү ясап карагыз.

Иң гадие –  бишкә кадәр санаган вакыт эчендә  тирән сулыш ясагыз, аннары шул ук вакытта һаваны кире чыгарырга кирәк.

Стресска каршы физик күнегү дә бар. Бик каты ачу чыкканда, нервланганда, 7 тапкыр рәттән менә бу күнегүне  ясарга кирәк. Туры басалар, үкчәләр  – янәшә, куллар – аска төшерелгән.  Аяк очларына басып, үкчәләрне 5 сантиметрга күтәрәләр, башны артка  чөяләр һәм салмак кына сулыш алалар. Берничә минут шулай басып торгач,  тагын кабатлыйлар.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: