Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
21 октябрь 2023, 19:21

Канны азыклар белән дә чистартып була

Авырлыгы 60-70 кг. тәшкил иткән олы кешедә 5-5,5 литр, ягъни ярты чиләк кан була.

Канны азыклар белән дә чистартып була
Канны азыклар белән дә чистартып була

Канны икенче төрле “организмның сыек тукымасы” дип атыйлар. Ул  кан тамырларында өзлексез хәрәкәт итә. Аның төп функциясе – матдәләр алмашын саклау һәм  барлык күзәнәкләрне кислород белән тәэмин итү.

Кеше тәнендә кан гәүдә авырлыгының 8% чамасын тәшкил итә. Авырлыгы 60-70 кг. тәшкил иткән олы кешедә 5-5,5 литр кан була.

Аның чисталыгы сәламәтлек торышына тәэсир итә. Канны паламаферез  – медицина юлы белән дә, халык ысулы белән дә чистартырга мөмкин.

Баш мие тамырларын чистарту өчен һәр иртә 1 мандарин, 7-8 йөзем, 3 әстерхан  чикләвеге ашарга кирәк – нәкь менә шул тәртиптә, кушмыйча һәм пропорцияләрен  үзгәртмичә. Моннан соң 20 минут буе  ашарга да, эчәргә дә ярамый, аннары 1 стакан салкынча су эчәләр һәм иртәнге аш  ашыйлар. Шулай итеп тоташ З ай дәвалану  яхшы, ярты ел булса да ярый.

Канны, тамырларны чистарту өчен, 1 стакан кефирга 2 аш кашыгы чөгендер согы, ярты лимон  согы, 2 аш кашыгы изелгән кара җиләк кушып, көненә 2 тапкыр ач карынга эчәләр.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: