Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
8 октябрь 2023, 18:06

Озак яшәү азыкка да бәйле

Файдалы азыклар исемлегенең иң башында җиләкләр, чикләвек һәм кузаклы үсемлекләр тора.

Озак яшәү азыкка да бәйле
Озак яшәү азыкка да бәйле

Җиләк – ул суперазык. Чия, карлыган, караҗиләк, слива, мүк җиләге, кура җиләге, каен җиләгендәге антоцианнар яман шешнен, күп төрле килеп чыгу ихтималын киметә, бәвел юллары авыруларыннан саклый, хәтерне яхшырта. Мүк җиләге, кура җиләге, кара бөрлегән, слива, йөземдәге катехиннар кан тамырларын ныгыта, яман шешне кисәтә. Кура җиләгендәге эллагин кислотасы яман шеш күзәнәкләрен һәлак итәргә мөмкин, вирусларга һәм бактерияләргә каршы тору үзлегенә дә ия. Мүк җиләгендәге кверцетин ракның кайбер төрләреннән, йөрәк авыруларыннан, бронхиаль астмадан саклый, а мирицетин ялкынсынуга һәм яман шешкә каршы тора, кариес булдырмый. Анар согы гаять сихәтле үзлекләргә ия. Суган, сарымсак, кәбестә, алма һәм яшел чәй дә исемлек түреннән урын алган. Кеше организмы өчен  ясалма үстерелгән тугел, ә океанда тотылган сөлайман балык һәм химия катнашыннан башка гына җитештерелгән сыер ите дә файдалы.

Сәламәт булыгыз!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: