Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
30 сентябрь 2023, 11:30

Ботка ашап дәвалану

Әгәр 10 көн буена гел ботка гына ашап  торсаң, бик күп авырулардан котылырга була.

Ботка ашап дәвалану
Ботка ашап дәвалану

Диетологлар фикеренчә, сәламәтлек өчен иң файдалы ботка – тоташ бөртекләрдән әзерләнгән солы боткасы. Исемлектә икенче урынны  тары боткасы алып тора, өченче урынны – карабодай боткасы һәм дүртенчесен   көрән дөгедән әзерләнгәне.

Әгәр 10 көн буена гел ботка гына ашап  торсаң, бик күп авырулардан котылырга була. Чөнки бөртек һәм ярмаларның 30 процентка  якынын үсемлек аксымы һәм минераллар  тәшкил итә. Карабодай канны яхшырта,  тары ярмасы кан басымын төшерә, солы  боткасы исә организмны магнийга туендыра һәм шуның белән иммунитетны көчәйтә.  Солы һәм бодай шуңа өстәп цинк чыганагы да. Арпа эчне йомшарта, организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, май алмашын  җайга сала. Манный боткасының гына бер  файдасы да юк. 

Ботка ашасагыз, сәламәт булырсыз!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: