Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
28 сентябрь 2023, 20:55

Сыра – файдалы эчемлек

Галимнәр сыраның организм өчен файдалы булуын ачыклаган.

Сыра – файдалы эчемлек
Сыра – файдалы эчемлек

Кытай галимнәре сыраны чама белән куллану эчәклек өчен файдалы булырга мөмкин дип исәпли. Аңа караганда, сырадагы полифеноллар, клетчатка һәм этанол  иммун системасын ныгыта, ә күбеге   эчәклеккә файдалы. “Чүпрә белән эшләнгән  эчемлек буларак, сыра алыштыргысыз аминокислоталарга, витаминнарга, микроэлементларга һәм кешенең күп кенә физиологик функцияләрен көйләүдә катнашучы биологик актив матдәләргә бай”, – дип бәяли белгечләр. Белгечләр шулай ук “сәламәт сыра” дип аталган булачак продуктлар киләчәктә атеросклероз һәм йөрәк авыруларының  килеп чыгуын булдырмый калырга, шулай ук кан әйләнешен яхшыртырга мөмкин, дип тә исәпли.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: