Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
1 сентябрь 2023, 21:57

Дөге белән организмны чистарту

Тозсыз дөге ашау – көнчыгыш медицинасының бик борынгы ысулларының берсе.

Дөге белән организмны чистарту
Дөге белән организмны чистарту

Тозсыз дөге организмны чистарта. Бер тапкыр ашау өчен 1-2 аш кашыгы ярма да җитә. Дөгене башта 8-9 сәгать суда тоталар. Суны кичтән салып куялар.  8-10 сәгать үткәч, дөгенең суын түгәргә, тагын чиста су салып, утка куярга кирәк.

Кайнап чыгуга савытны уттан алып, дөгене сөзгечкә салып юыгыз. Шул рәвешле 4 тапкыр кайнатып чыгаргач, дөге тәмам изелеп пешә, ябышкаклыгын югалта Хәзер аны ашарга ярый.

Әнә шундый диетаны даими 45 көн тотарга кирәк. Түзем булыгыз һәм шуны исегездә тотыгыз: организмнан тозлар, шлаклар дөге ашарга керешүнең 30нчы көненнән соң гына күпләп чыга башлый. Һәм курс төгәлләнгәч тә әле дүрт ай дәвамында чыгачак.

Сәламәт булыгыз!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: