Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
14 август 2023, 11:28

Туклануның күзгә файдасы

Куяннар кишер ашый, шуңа күзлек кими.

Туклануның күзгә файдасы
Туклануның күзгә файдасы

Күз агында кан җыелган урыннар күренә башласа, көн саен яшел төстәге яшелчә, сыра чүпрәсе, чистартылмаган көрән дөге куллану яхшы, чөнки организмга В2 витамины җитми. Шулай ук бавыр, бөер, эремчек, гөлҗимеш, сөт, борчак, карабодай, солы боткалары кулланырга кирәк. В1 йомырка, бавыр һәм бөер, ярмаларда бар.

В6 бавыр, бөер, карабодай, тары, арпа боткаларында, бәрәңгедә бар.

В12 ит, йомырка, бавыр, сөт азыкларында җитәрлек.

У витамины исә үсемлек майлары, чикләвекләр, бәрәңге, боткалар һәм шпинатта бар.

Күрү сәләте яхшырсын өчен, А витаминының да җитәрлек булуы зарур, шунлыктан кишер, бавыр, балык, эремчек ашарга кирәк. Күз өчен шулай ук мөһим булган С витамины исә кәбестә, суган, крыжовник, мүк җиләге һәм цитрус җимешләреңдә күп.

 

Фото: pulse.mail.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: