Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
21 Май 2023, 23:51

Сөт эчү файдалы

Төнгә каршы бер стакан җылы сөт эчкән кеше ныграк йоклый.

Сөт эчү файдалы
Сөт эчү файдалы

Төнгә каршы бер стакан җылы сөт эчкән кеше йоклаганда азрак хәрәкәтләнә, ныграк йоклый. Өлкән яшьтәге кешеләр азрак уяналар һәм соңрак торалар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, җылы сөт бигрәк тә төннең икенче яртысында тирәнрәк йоклата икән. Моның ни өчен шулай булуы һаман табышмак булып кала.

Табиблар сөтне акрынлап һәм аз-аз гына йотып эчәргә киңәш итәләр. Әгәр дә аны тиз һәм зур йотымнар белән эчсәң, ул ашказанына эләккәч ачы ашказаны согы тәэсиренә эләгә һәм авырдан эшкәртелә торган зур кисәкләр булып оеша. Борынгы Мисыр, Греция һәм Рим табиблары сөтнең кеше организмына тәэсирен күзәтеп, бу гаҗәеп эчемлекне “сәламәтлек чыганагы”, “тормыш согы”, “ак кан” дип атаганнар.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: