Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
2 Май 2023, 17:49

Май аена – халык сынамышлары

Май аенда каты яңгыр булса, бу ел җәй кызулык булыр. Дөрескә чыгармы – сынап карагыз!

Май аена – халык сынамышлары
Май аена – халык сынамышлары

Май аенда ай чалкан туса, бу ел авыру-сырхау күп булыр. Әгәр аның бер башы югары булып туса, бу ел ашлык  күп булып, ел бәрәкәтле, шатлыклы булыр.

Май аенда салават күпере мәшрикъ (көнчыгыш) тарафында күренсә, бу ел барча ашлык яхшы булыр. Әгәр мәгъриб (көнбатыш) тарафында күренсә, бу ел яңгыр күп явар, һәр ашлыклар уңып һәр җирдә тынычлык булыр.

Май аенда күк күкрәсә, майның әүвәлендә сулар күп булыр һәм яңгыр күп булыр, ләкин хәстәлек булыр. Әгәр майның уны белән егермесе арасында күк күкрәсә, бу ел җылкы бик кырылыр. Майның соңгы унында күк күкрәсә,

җирдән су чыгып, ашлыкны һәлак итәр. Әгәр күкрәү иртә белән булса, бу ел яңгыр күп булыр.

Май аенда каты яңгыр булса, бу ел җәй кызулык булыр. Болытлар булса да, яңгыр яумас. Ашлыклар гаять аз булыр.

(“Татар мөселман календаре – 2023” китабыннан)

Фото: fikiwiki.com

Май аена – халык сынамышлары
Май аена – халык сынамышлары
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: