Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
20 апрель 2023, 19:51

Нәрсә ашасаң яшәрәсең?

Яшәртү мөмкинлекләре табигатьтә тулып ята, аларны файдалана белергә генә кирәк.

Нәрсә ашасаң  яшәрәсең?
Нәрсә ашасаң яшәрәсең?

Чех диетологлары фикеренчә, яшәртү мөмкинлекләре табигатьтә тулып ята, аларны файдалана белергә генә кирәк.

Помидор йөрәк өчен файдалы. Аның составындагы калийның йөрәк эшчәнлегенә һәм тамырларына әһәмияте әйтеп бетергесез.

Сарымсак иммун системасын ныгыта. Аның составындагы аксым иммун системасының тирә-юнь мохитнең начар тәэсиренә каршы торучанлыгын арттыра.

Чикләвек — нервлар ризыгы. Нервларыгыз таушалган булса, чикләвек ашагыз. Ул нервларны ныгытучы, акыл эшчәнлеген үстерүче В витаминына бай.

Кишер — күзәнәкләрне тукландыручы матдә. Күзәнәкләрне яшәртү чыганагы — А витамины. Кишер бу витаминга бик бай.

 

Фото: poleznii-site.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: