Сер итеп кенә
7 Апреля 2023, 16:22

Канны нәрсә сыегайта?

Болай дәвалау бавырны да чистарта, иммунитетны да ныгыта. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Канны нәрсә сыегайта?Канны нәрсә сыегайта?
Канны нәрсә сыегайта?

Балык мае канны сыегайтып кыш калмый, инде булган склероз яссы төерләрен  дә эретә. Табиблар атнасына 3-4 тапкыр балык ашарта киңәш игә, балык майлырак  булган саен, файдалырак. Диңгез кәбестәсен  дә даими ашарга кирәк: коры суүсемнәрне  каһвәтаргкычта тарттыралар да, тоз урынына куллааналар, көнлек норма – 1 чәй кашыгы. Диңгез кзбестәсендәге йод канның оючанлыгын киметә һәм тамырларны ныгыта. Көненә 5-6 бадәм, яки әстерхан чикләвеге, шулай ук грейпфрут, кызыл татлы борыч, помидор, кавын ашау да канны сыегайта, кан басымын нормальләштерә.

Канны сыегайту өчен, көн саен яртышар  стакан әфлисун согы эчәргә киңәшителә.Яисә З г балга 250 г вакланган сарымсак кушып, 3  атна төнәтәләр, ашарга 40 минут кала, көненә  3 тапкыр 1әр аш кашыгы  кабалар. Яки ярты  чәй кашыгы кипкән әче әрем чәчәген чәйнәп йотып, артыннан 1 стакане кефир эчәләр. Атна буена кичке сәгать 9да шулай дәвалангач, 7-10 көн туктап торалар. Болай дәвалау бавырны да чистарта, иммунитетны да ныгыта.    

 

Фото: sosud-ok.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас