

Йокысызлыкны йокларга ятарга берничә минут кала беләккә массаж ясап җиңәргә мөмкин. Массаж металл чылбыр ярдәмендә ясала. Шулай ук ике кулның бармакларын каты итеп кысып, шул хәлдә 5-7 минут торсаң да файдасы тими калмас.
Йокысызлыктан шулай ук йоклар алдыннан күп итеп суган ашау да булыша. Ак һәм кара ипи йомшагыннан, кыяр, ачыган сөт һәм ак балчыктан масса ясап карагыз. Моны көнгә өч мәртәбә маңгайга сөртергә кирәк.
Төнгә кайнаган суга бал кушып эчегез. Бу нервларны тынычландыра һәм йокыга китәргә булыша.
Нарат күркәсе һәм энәләре төнәтмәсеннән ясалган ванна йокысызлыктан булыша, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, ревматизм вакытында авыртуны баса. Әлеге ваннаның пары астма һәм үпкәләре авырту белән җәфаланучыларга да ярдәм итә.
Валериан тамыры төнәтмәсе нервны тынычландыра, баш авыртуын баса.
Ромашка ваннасы (ромашка чәчәкләренә кайнар су агызырга да 10-15 минут кайнатырга) арыганлыкны бетерә, нервны тынычландыра. Мондый ванна төрле ялкынсынулар вакытында да файдалы.
Табиблар фикеренчә, авызны җиңелчә бөрештерә торган хөрмә баш мие тамырларына яхшы тәэсир итә һәм кан йөрешен яхшырта икән. Аны акыл хезмәте белән эшләүчеләргә ашарга киңәш итәләр, чөнки хөрмә составындагы микроэлементлар (фосфор, бакыр, кобальт һ.б.) баш мие күзәнәкләре өчен зарур.
Фото: medboli.ru