Сер итеп кенә
22 Марта 2023, 18:19

Арыганлыкны җиңәргә мөмкин

Хроник талчыгу белән халыкның 75 проценты интегә. Аларның гел йокылары килеп йөри.

Арыганлыкны җиңәргә мөмкинАрыганлыкны җиңәргә мөмкин
Арыганлыкны җиңәргә мөмкин

Сәламәтлек белән чир уртасында халәтне табиблар хроник талчыгу дип атыйлар. Соңгы мәгълүматларга караганда, хроник талчыгу белән халыкның 75 проценты интегә икән. Ягъни аларның гел йокылары килеп йөри, иртән хәлсезләнеп торалар һәм көне буе  берни дә эшли алмыйлар.

Таныш халәтме? Яз-көз айларында бу халәт тагын да көчәеп китә. Бу авыруны бернинди дару белән дә дәвалап булмый. Әмма аннан котылырга мөмкин. Бары тик тормышыңны гына бераз үзгәртергә кирәк һәм түбәндәге 11 киңәшне үтәргә кирәк.

1. Итне азрак, ә яшелчә һәм боткаларны күбрәк ашагыз. Ит һәм кәтлитләрдәге холестерин организмны талчыктыра. Ик күп энергияне кәбестә, шпинат, чөгендер, кишер, бәрәңге, алма һәм әфлисуннан алырга мөмкин.

2. Иртәләрен туйганчы ашагыз. Сораштырулар күрсәткәнчә, хәлсезлектән зарланучылар иртән берни дә ашамыйлар икән. Аксымга бай иртәнге аш сезгә көне буена җитәрлек энергия бирә һәм кандагы шикәр күләмен кимүдән саклый.

3. Кичен, киресенчә, азрак ашагыз. Азыкны эшкәртү өчен организмга энергия таләп ителә. Йоклар алдыннан туйганчы ашасагыз, иртән хәлсезләнеп, талчыгып уянырсыз.

4. Составында кофеин булган теләсә нинди эчемлектән баш тартыгыз. Әлбәттә, бер чынаяк кофе сезгә вакытлыча көч бирә бирүен, әмма шуны онытмагыз, сез бу көчне үзегездән әҗәткә аласы. Кофеинның көче беткәч, сез тагын да ныграк хәлсезләнгәнегезне сизәрсез.

5. Кичен беркайчан да баллы әйберләр ашамагыз. Алар кандагы шикәр күләмен арттыра һәм иртән уянуы авыр була.

6. Тәмәке тартуны ташлагыз. Тәмәке киеренкелекне түгел, ә хәлне генә бетерә.

7. Спиртлы эчемлекләрне азрак эчәргә тырышыгыз. Бигрәк тә кичен. Бер-ике рюмка җибәреп сез бәлки тизрәк тә йокыга китәрсез, әмма организмга эшне арттырасыз, бигрәк тә бавырга.

8. Йокларга ятар алдыннан берәр сәгать ял итегез. Укыгыз, музыка тыңлагыз яки телевизор карагыз. Эштән кайту белән юрган астына чумыгыз. Әгәр сез ял итмичә йокларга ятсагыз, миегез йоклаган вакытта да эшләвен дәвам итәчәк һәм үзенә эш өчен организмыгыздагы энергияне суырачак.

9. Йокы дарулары эчмәскә тырышыгыз.

10. Спорт белән шөгыльләнегез. Көч, хәл кертү өчен рекордлар кую мәҗбүри түгел. Атнага 2-3 тапкыр 20шәр минут аэробика белән шөгыльләнү, йөгерү дә җитә.

11. Бөкрәеп, аркагызны чыгарып йөрмәгез яки утырмагыз. Арканы дөрес тотмау, белгечләр фикеренчә, хәл бетүнең төп сәбәпләренең берсе икән.

 

Фото: kartinkin.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас