

Үбешкәндә бүленеп чыга торган ферментлар стресс гормоны – глюкокортикоидның ясалуына каршы тора. Нейропептидлар тагын бер стресс гормоны – кортизолны юкка чыгара. Үбешкәндә адреналин бүленеп чыгу да көчәя, бу исә психик активлыкны арттыра. Берлин университеты психологлары дәлилләгәнчә, иртәнге 20шәр секундлык 3 убешү көн буена җитәрлек күтәренке кәеф тудыра. Озак итеп үбешү вегетатив – кан тамырлары дистониясе өянәген туктатырга сәләтле (бу очракта да гормональ фон нормальләшә). Үбешү вакытында 34 мускул (шуларның 12се – ирен янында, 17се – телдә) хәрәкәткә килә һәм канга бәхет гормоны – эндорфин бүлеп чыгара. Дәртле үбешү йөрәк тибешен минутына 150 тапкырга җиткерергә мөмкин – бу исә баш мие күзәнәкләрен канга һәм кислородка баета, фикерләү сәләтен арттыра. Авыздагы селәгәйдә гаять күп бактерия яши, шуларның 80 проценты – һәркемдә дә бер үк төрле, 20 проценты исә – шәхси. Чит бактерияләр килеп кергәч, безнең иммунитет көрәшкә күтәрелә, антитәнчекләр ясый башлый, ныгый. Чикаго университеты стоматологлары исә тәҗрибә юлы белән тагын бер нәрсәне ачыклаган: үбешкәндә, селәгәй күбрәк бүленеп чыга, ул тешләрне юа, сагыздан да яхшырак чистарта. Даими рәвештә озаклап үбешү кариестан саклый. Очкылык тотканда, аннан үбешеп котылып була. Бер минутлык дәртле үбешү вакы – тында 12 килокалорий яна – бу исә бер чакрым арага йөгерү яки тирләп-пешеп идән юуга тиң.
Фото: sunhome.ru