Сер итеп кенә
8 Марта 2023, 07:08

Йөзгә кадәр яшәтә

Әлеге сихәтле ризыкның могҗизалы үзлекләре аңардагы бердәнбер ингредиентка – монотуендырылмаган май кислоталарына бәйле.

Йөзгә кадәр яшәтәЙөзгә кадәр яшәтә
Йөзгә кадәр яшәтә

Галимнәр әйтүенчә, зәйтүн мае куллану йөз яшькә кадәр яшәү мөмкинлеге бирә икән. Әлеге сихәтле ризыкның могҗизалы үзлекләре аңардагы бердәнбер ингредиентка – монотуендырылмаган _май кислоталарына бәйле (аларга байлыгы белән тагын авокадо һәм чикләвек “мактана” ала). Май кислоталары, күзәнәкләрне картаюдан саклап, гомерне озайта. Күптән түгел галимнәр суалчаннар белән тәҗрибә үткәргән. Гадәттә бер-ике атна яшәгән суалчаннар, май кислоталары ашаткач, уртача ике көнгә озаграк яшәгән. Хәзер галимнәр монотуендырылмаган май кислоталарының гомерне ни рәвешле озайтуын аңларга маташа. Элегрәк бу майларның диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклавы дәлилләнгән иде. Күп күләмдә зәйтүн мае куллануга нигезләнгән Урта диңгез диетасы Европаның көньягындагыларга озак һәм актив яшәргә мөмкинлек бирә. Кан басымы югары булганнарга исә медиклар, зәйтүн мае белән бергә, калийга бай банан, шпинат һәм батат (татлы бәрәңге)  ашарга киңәш итә.

 

Фото: all-mongolia.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас