

Февраль аенда яңа ай чалкан ятса, кыш каты булып, кардан-бураннан күп зәхмәт ирешер. Яңа айның бер башы югары күренсә, бу ел һәркемгә яхшы булыр.
Февраль аенда каты җил булса, бакча җимешләре бу ел һәлак булыр, хасталык күп булыр, ләкин яз яхшы килер, ашлык, иген уңар, елның ахыры һәркемгә шатлыклы булыр.
Февраль аенда күк күкрәсә, бу ел һәр җимеш уңар, яз яхшы килер, һәрбер ашлык булыр. Әгәр бик каты күкрәсә, җимеш агачларына яз көне зарар ирешер.
Февраль аенда яшен яшьнәсә, яңгыр күп булыр, сулар ташыр, ашлыклар бик мул булыр.
Февраль аенда каты яңгыр яуса, бу ел ашлык яхшы булыр, һәр мал белән сәүдә кылучылар бу ел күп файда итәр, бу ел һәркемгә шатлыклар булдырыр.
Февраль аенда кояш тотылса, бу ел иген аз булыр.
Февраль аенда ай тотылса, иген күп булып, очсызлык булыр, яңгыр күп булыр, бу ел балык, каз, үрдәк күп булыр, ләкин зилзилә булыр.
Февраль аенда койрыклы йолдыз туса, бу ел тынычсызлык булыр.
Февраль аенда күктән ут төшкән кебек күренсә, бу ел авырлык булыр, хосусан сәфәр өчен. Сәүдәгәрләр бу ел күп зыян күрер. Хаста күп булыр.
Фото: otkritkis.com