Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
27 октябрь 2022, 09:21

Чәч коелса, нишләргә?

Чәчләре коелып интегүчеләргә халык медицинасыннан бер рецепт.

Чәч коелса, нишләргә?
Чәч коелса, нишләргә?

Начар экология, дөрес тукланмау, сәламәт тормыш алып бармау чәчләрнең коелуына китерә. Ләкин бу афәттән котылу юлы бар. Моның өчен бер баш суганны чистартып, угычтан уалар, берничә катлы марляга салып, баш тиресенә сөртәләр, берничә сәгатьтән соң юып төшерәләр. Башны ак каен яфрагы төнәтмәсе белән юу да файдалы. Шампунь белән юганнан соң, чәчне 2 чәй калагы лимон суты яки 2 аш кашыгы серкә (уксус) кушылган 1 литр су белән чайкау яхшы. 2 аш кашыгы сырганак җимеше һәм яфрагын 2 стакан кайнар су салынган ябык савытта 2-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, иртән һәм кич, ашар алдыннан, берешәр стакан эчәләр.

Шулай эшләсәгез, чәчләрегезгә бернинди дәвалау шампуне да кирәкмәс.

Фото: traveltimes.ru

 

 

Чәч коелса, нишләргә?
Чәч коелса, нишләргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: