Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
6 сентябрь 2022, 15:39

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (4)

Хакимияткә яраклашсаң, халыктан ераклашасың.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (4)
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (4)

Ишембайдагы төрмәдән юкка гына хөкем ителгән бер хатын кача. Дөньяның астын-өскә китереп эзлиләр, әмма таба алмыйлар. Суга баткандай юк була теге хатын.

Озак еллар үткәч, Казахстандагы бер совхозның Почет тактасында эленеп торган фотосыннан килеп табалар. Аны таныган хатын Ишембайныкы була. Артык тырышып эшләү менә нәрсәгә китерә.

 


* * *

Берәү кибеткә үзенә кирәкле әйбер алырга керә. Ә ул – дефицит. Сатучылар белән елмаеп-көлеп сөйләшә. Янәсе, тегеләрнең күңелен йомшарта. Сөйләшә торгач, теге тауарның кибеттә тулып ятуы ачыклана. Бу шуны белгәч, элекке тупас холкына кире кайта. Сатучылар мондый үзгәрешкә аптырап кала.

 


* * *

Эш хакын мыскал белән генә бирәсең. Мыскыл итүең шулмы?

 


* * *

– Тотасыз да эчә дип бәйләнәсез. Ә бит мин бу атнада бер генә тапкыр эчтем.

– Калган көннәрдә дә исерек идең бит.
– Ә ул көннәрдә мин баш кына төзәттем.

 


* * *

Хакимияткә яраклашсаң, халыктан ераклашасың.

 


* * *

– Батырын белгән халык – батыр, батырын оныткан халык – бахыр.

 

 

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: