Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
27 декабрь 2021, 10:11

Яшел чыршы, балкып торчы...

Яңа ел җитә. Өйләребезне купшы чыршылар бизи. Тик... ылысларның көтмәгәндә коелып, идәнне, келәмнәрне пычрату гадәте бар. Моннан ничек котылырга? Түбәндә чыршыларны ямь-яшел килеш, энәләрен коймыйча саклау серләренә өйрәтербез.

Яшел чыршы, балкып торчы...
Яшел чыршы, балкып торчы...

Чыршыны сулы чиләккә утыртсаң, суга бераз глицерин (бер чиләккә стаканның өчтән бер өлеше) салыгыз. Глицерин урынына бер чәй калагы мочевина салырга мөмкин.

Башка төрле эретмә дә әзерләп була. Дөрес, бу вакытны бераз ала, ләкин чыршы озак торачак. Моның өчен 5 грамм лимон кислотасына 6 грамм желатин кушабыз да шуны кайнатмаган 3 литр суга салабыз. Яхшылап болгаткач, суга 16 грамм төелгән акбур өстибез. Чыршы төбен 45 градуслы кыек итеп кисеп, сулы чиләккә утыртабыз.

Әгәр чыршыгыз әвернәгә утыртылган икән, кәүсәне пычкы белән ике-өч урыннан кискәләгез һәм шул урынга алда язылган эретмәнең берәрсенә манылган чүпрәкләр ябыгыз. Чыршыны аның энәләре ком тутырылган чиләккә утыртсаң да, аз-азлап су салып торганда, аның энәләре коелмас һәм озаграк утырыр.

Фото: ru.wallpaper.mob.org

Яшел чыршы, балкып торчы...
Яшел чыршы, балкып торчы...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: