Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
3 ноябрь 2021, 23:08

Гөлназ Асаева малай да алып кайтачак!

Популяр җырчы һәм яшь ана Гөлназ Асаева гаилә планнары белән уртаклашты.

Гөлназ Асаева малай да алып кайтачак!
Гөлназ Асаева малай да алып кайтачак!

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Асаева күптән түгел беренче тапкыр әни булган иде. Ул социаль челтәрләрдә үзенең йөкле булуын җентекләп яшереп килде һәм тамашачылар алдында озак вакытлар күренмәде.

Инде ул һич яшерми планнары белән бүлеште. Анда ул киләчәктә гаиләне ишәйтү турында да фикерен белдерә.

– Әлегә Динәне үстерәсе бар, аңа күп игътибар бирәсе килә. Ә инде киләчәккә килгәндә, бер кыз, бер малай җитәр, – ди Гөлназ Асаева үзенең Instagram челтәрендәге битендә.

 


Фото: instagram.com/asaeva_official.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: