

Милли музыка сәнгатен, борынгы уен коралларында башкару традицияләрен саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән бәйрәм быел киң программа белән билгеләп үтеләчәк. Аны Республика халык иҗаты үзәге һәм «Башкортстан Республикасы курайчылар берлеге» төбәк җәмәгать оешмасы оештыра. Курай
Төп чараларның берсе 7 октябрьдә Уфаның «Атайсал» мәдәният үзәгендә узачак төбәкара фәнни-гамәли конференция булачак. Ул Курай көненә һәм күренекле башкорт курайчысы Йомабай Иҫәнбаевның тууына 135 ел тулуга багышлана.
Конференция программасы фән белән сәнгатьне бер мәйданда очраштырачак. Катнашучыларны пленар утырыш, Йомабай Иҫәнбаев исемендәге музей күргәзмәсе һәм махсус тематик экспозицияләр көтә. Башкорт халык музыка коралларында уйнау буенча осталык дәресләре дә үткәреләчәк. Шунда ук республика Курайчылар берлегенең яңа әгъзаларына таныклыклар тапшыру тантанасы узачак.
Бәйрәм чаралары моның белән генә чикләнми. 6 октябрьдә Уфаның балалар сәнгать мәктәпләрендә балалар һәм үсмерләр өчен ачык осталык дәресләре оештырыла. Башкортстанның атказанган артисты Венер Елкибаев яшь музыкантларны курайда уйнау серләренә төшендерәчәк. Республиканың атказанган артисткасы Гүзәл Үмәргалина думбыра белән таныштырачак, ә Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы Ольга Аминева кыл-кубызда уйнау буенча осталык дәресе үткәрәчәк.
Курай көне – Башкортстанның мәдәни календарендәге яшь бәйрәмнәрнең берсе. Ул республикада беренче тапкыр рәсми рәвештә 2025 елның 10 октябрендә билгеләп үтелде. Бәйрәм Башкортстанның төп музыкаль символларының берсенә багышланган һәм милли музыка традицияләрен киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.
Гасырлар аша килгән курай моңы бүген дә үзенең көчен югалтмый. Быелгы Курай көне дә борынгы музыка уен коралының тарихын барлау гына түгел, аны яшь буынга таныту, халык музыкасына кызыксыну уяту һәм башкару традицияләренең дәвамчанлыгын тәэмин итү өчен әһәмиятле мәдәни мәйдан булачак.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.