Сәхнә
28 Сентября , 06:55

Уфада «Дягилев» балеты күрсәтеләчәк

3 һәм 4 октябрьдә Уфаның «Башкортостан» дәүләт концерт залында көзге мәдәни сезонның иң күренекле вакыйгаларының берсе – «Дягилев» балеты тәкъдим ителәчәк. Спектакль ике көнне дә 19.00 сәгатьтә башлана.

Уфада «Дягилев» балеты күрсәтеләчәкУфада «Дягилев» балеты күрсәтеләчәк
Уфада «Дягилев» балеты күрсәтеләчәк

Масштаблы сәхнә әсәре бөек импресарио Сергей Дягилев шәхесенә һәм дөнья сәнгате тарихында тирән эз калдырган атаклы «Рус сезоннары» феноменына багышланган. Заманча хореография чаралары аша тамашачыга Дягилевның иҗади дөньясы, аның таланты, сәнгатьтәге эзләнүләре, каршылыклар һәм зур уңышлар белән үрелгән язмышы бәян ителә.

Сюжет үзәгендә – француз тамашачысын таң калдырган «Дафнис һәм Хлоя» балетының иҗат ителү тарихы. Ул спектакльнең үзенчәлекле лейтмотивына әверелә. Постановка «балет эчендә балет» принцибына корылган: репетиция күренешләре төп сюжет вакыйгалары белән үрелеп бара. Спектакльнең музыкаль нигезен Морис Равельнең оригиналь музыкасы тәшкил итә, ул тере оркестр башкаруында яңгырый.

Сергей Дягилев ролендә Зур театр премьеры Денис Родькин чыгыш ясый. Балетның хореограф-куючысы – Италия белгече Алессандро Каггеджи, режиссёр-куючысы – Сергей Глазков. Спектакльдә Зур театрның башка танылган артистлары да катнаша: Вячеслав Лопатин Морис Равельне, Денис Савин Лев Бакстны, Семён Чудин Михаил Фокинны, Дмитрий Смилевски Вацлав Нижинскийны, Элеонора Севенард Тамара Карсавинаны гәүдәләндерә.

«Дягилев» балетының дөнья премьерасы 2025 елның июнендә Зур театрның Яңа сәхнәсендә, «Нам нужен Дягилев» фестивале кысаларында узган. Соңрак спектакль Түбән Новгородта күрсәтелгән, ә 2026 елның июнендә аны Санкт-Петербургтагы Мариинский театры тамашачылары караган.

Хәзер исә Сергей Дягилев һәм аның сәнгать дөньясын үзгәрткән иҗади мирасы турындагы масштаблы сәхнә әсәрен Уфа тамашачылары да күрә алачак.

Чыганак: https://kulturarb.ru/ru/

Уфада «Дягилев» балеты күрсәтеләчәк
Уфада «Дягилев» балеты күрсәтеләчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас