Сәхнә
27 Июня , 14:55

Төп кунак – ZAINETDIN!

Бөтенрусия Балалар фольклориадасының өченче көне зур гала-концерт белән тәмамланды. Тамашаның төп кунагы сыйфатында танылган мультиинструменталист ZAINETDIN  чыгыш ясады.

Төп кунак – ZAINETDIN!Төп кунак – ZAINETDIN!
Төп кунак – ZAINETDIN!

Музыкант белән бергә Башкортстанның яшь иҗат талантлары да сәхнәгә күтәрелде. Концертта республиканың биш иҗат коллективы – «Модус», «Тамыр» студиясе, «Ассоль», «Ирис» һәм Калтасы районының танылган кашыкчылар театры катнашты.

Тамашачыларга барлыгы 14 музыкаль композиция тәкъдим ителде. Программада артистның яңа әсәрләре дә яңгырады. Концерт барышында «Дурида», «Урал тау», «Без – Башкортстан», «Студия Тамыр», «Яугир», «Уралым», «Гори, ясно», «Әлифба», «Бөрлөгән», «Dj kubiz», «Лаусатин», «Атым бар», «Тромбон», «Рок» һәм «Рух» кебек композицияләр башкарылды.

Чыгыш азагында ZAINETDIN яшь артистларны киләчәктә зур уңышлар көтүенә ышанычын белдерде. Ул аларны булачак йолдызлар дип атап, Фольклориадада тупланган тәҗрибәне үз төбәкләрендә дәвам итәргә һәм милли мәдәниятне үстерергә чакырды.

Рамил НАФИКОВ фотосы.

Төп кунак – ZAINETDIN!
Төп кунак – ZAINETDIN!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас