

26 июньдә Уфаның популяр иҗтимагый киңлеге – «Арт-Квадрат»та «Мин башҡортса һөйләшәм» («Мин башкортча сөйләшәм») фестивале узачак. Башкорт теленә багышланган зур мәдәни чара телне, музыканы, иҗатны һәм заманча милли мәдәниятне берләштерәчәк.
Фестиваль ачык һавада концерт форматында үтәчәк. Аның төп максаты – башкорт теленең милли мирасның мөһим өлеше генә түгел, ә заманча шәһәр мәдәниятенең дә аерылгысыз бер өлеше булуын күрсәтү. Оештыручылар телне популярлаштыруның нәтиҗәле юлы итеп музыка, иҗат һәм җанлы аралашуны сайлаган.
Быел фестивальнең төп игътибары музыкаль программага юнәлтелә. Кунакларны заманча башкаручылар катнашындагы зур концерт, шулай ук башкорт телендә үткәреләчәк төрле мастер-класслар көтә. Оештыручылар фикеренчә, иҗади мохит һәм заманча сәнгать аша яшьләрдә туган телгә кызыксыну уяту, аның уңай образын формалаштыру һәм милли мәдәниятне үстерү мөмкинлеге арта.
Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Гөлназ Йосыпова сүзләренә караганда, фестиваль башкорт теленең заманча, яңгырашлы һәм яшьләрнең көндәлек тормышында табигый кулланыла торган тел булуын күрсәтә.
– Быел без музыкага аеруча зур урын бирәбез. Нәкъ менә музыка яшьләрнең игътибарын туган телгә һәм мәдәнияткә җәлеп итә. Безнең максат – башкортча сөйләшү табигый, кызыклы һәм дәрәҗәле булган мохит булдыру, – дип билгеләгән ул.
Фестиваль кичке сәгать алтыда башланып, биш сәгать дәвам итәчәк. Чарага керү ирекле, яшь чикләве – 6+.
Проект Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аны «Сәсәннәр үзәге», Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма һәм Уфа хакимияте оештыра.
«Мин башҡортса һөйләшәм» фестивале тарихы 2019 елда башланган. 2026 елда ул өченче тапкыр үткәреләчәк. Аеруча 2024 елгы фестиваль киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән иде. Ул вакытта белем бирү һәм иҗат мәйданчыклары, мастер-класслар, театр тамашалары һәм шигъри чыгышлар оештырылды, ә кичке концертка 8 меңнән артык кеше килгән. Бу исә республика халкының башкорт телен популярлаштыруның заманча форматларына ихтыяҗы зур булуын тагын бер кат раслады.
Фото: https://www.bashinform.ru/