Сәхнә
24 Апреля , 11:46

Уфага Безруков киләчәк!

27 майдан 1 июньгә кадәр Башкортстанда зур мәдәни вакыйга –Зур Балалар фестиваленең махсус программасы оештырыла.  

Уфага Безруков киләчәк!Уфага Безруков киләчәк!
Уфага Безруков киләчәк!

Фестиваль программасы гаять бай. Уфа тамашачыларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән театрларның спектакльләре көтә. Чараны Сергей Безруков катнашындагы «Кечкенә принц» музыкаль әкияте ачып җибәрәчәк.

Моннан тыш, фестиваль афишасында «Каштанка», «Людвиг XIV һәм Тутта бердәнбер», «Рөстәм маҗаралары» кебек танылган тамашалар бар. Башкортстан коллектвлары да читтә калмый: тамашачылар «Нур» театры, Милли яшьләр театры, курчак театры һәм башкаларның иң кызыклы спектакльләрен күрә алачак.

Фестиваль театр белән генә чикләнми. «БДФ Кино» һәм «БДФ Анимация» юнәлешләрендә гаилә белән карарга мөмкин булган фильмнар күрсәтеләчәк. Аларны алдан теркәлеп, бушлай карап булачак.

Әдәбият сөючеләр өчен дә аерым программа әзерләнгән. Танылган балалар язучылары һәм иллюстраторлар белән очрашулар, иҗади остаханәләр үтәчәк. Балалар өчен мастер-класслар, актерлык осталыгы дәресләре дә каралган – аларда 200гә якын бала катнашачак.

Фестиваль кысаларында укытучылар һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен дә белем бирү чаралары үткәреләчәк. Алар маркетинг, мәдәни проектларны үстерү, театр эшчәнлеге серләре белән таныша алачак.

«ЭХО БДФ» – ул гади фестиваль генә түгел, ә заманча сәнгатькә юл ачучы, балалар һәм яшьләрнең иҗади үсешенә этәргеч бирүче киң мәйдан. Соңгы елларда проект Русиянең күп төбәкләрен колачлап, меңләгән тамашачыны җәлеп итте.

Уфадагы фестиваль дә шушы традицияне дәвам итеп, шәһәрне берничә көнгә чын сәнгать үзәгенә әйләндерәчәк.

Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2026-04-23/v-ufe-proydet-spetsialnaya-programma-bolshogo-detskogo-festivalya-eho-bdf-4662716

Уфага Безруков киләчәк!
Уфага Безруков киләчәк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас