Аңа инде берничә операция ясаганнар. Зыян күрүченең кызы Элина әни үзен начар хис итә, әмма табиблар хәле яхшыруын күрә, дип сөйли.
– Табиб аны карагач, аптырады: мондый бер генә яра белән дә исән калмыйлар, ә минем әнием берничә җәрәхәт алды, – ди ул.
Кыз юл-транспорт һәлакәте урынына килгән реаниматологка аерым рәхмәтле:
– Ул әнине бу дөньяда тотып калды, образлы итеп әйткәндә, бармак очларыннан эләктереп алды, – ди.
Исегезгә төшерәбез, 28 февральдә Бәләбәй районында трассада җырчы идарә иткән “джип” һава торышы начар булу сәбәпле, каршы як полосага чыккан һәм “Hyundai Solaris” белән бәрелешкән. Корея машинасында утыручы ир белән хатын барысыннан да ныграк зыян күргән – хатынның сөякләре сынган, ул күпспнлы тән җәрәхәтләре алган.
Асаева авария өчен җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алуын белдерде.
– Гаеплемен, моның өчен мин җавап тотам. Мин бу гаиләгә гомерем ахырына кадәр ярдәм итәчәкмен, – дип язды җырчы.
Зыян күрүчеләр терелгәнче чыгыш ясамаячакмын дип белдерүенә карамастан, 10 мартта җырчы Туймазыда концерт куйды, билет сатудан кергән акчаның бер өлешен Даутовлар гаиләсенә бирергә вәгъдә итте. Кичә, 13 мартта, Күмертауда аның концертлары узды.
Фото: Гөлназ АСАЕВАның социаль челтәрдәге битеннән.