Барлык яңалыклар
Сәхнә
11 март , 06:35

Үзем белгән юл белән

Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИНның иң популяр җырларының берсе, аны киңкүләм тамашачыга таныткан җыр.

Үзем белгән юл белән
Үзем белгән юл белән

Салават Рәхмәтулла сүзләре,

Рамил Гыймранов көе.

Үзең генә белгән юллар беләна

Төшләремә килеп керәсең.

Сиңа гына сөйләр сүзләрем бар,

Бар әле, бар сине күрәсем.

 

Кушымта:

Яннарыма кил, син, төшләремә,

Җырларыма килгән юл белән.

Килми калсаң, үзем барырмын мин

Үзем генә белгән юл белән.

 

Үзем генә белгән юллар белән

Җырларыма килеп керәсең.

Сиңа гына бирер вәгъдәм бар,

Бар әле, бар, сине күрәсем.

 

Кушымта (2 тапкыр)

Үзең генә белгән юллар белән

Төшләремә килеп керәсең,

Сиңа гына сөйләр сүзләрем бар,

Бар әле, бар сине күрәсем.

Кушымта (3 тапкыр).

 

Үзем белгән юл белән
Үзем белгән юл белән
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас