Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ АСАЕВА Туймазы шәһәрендә 10 мартка билгеләнгән концерты турында хәбәр итте. Бу яңалыкны җырчы үзенең социаль челтәрләрендә урнаштырган. Концерттан кергән акчалар күптән түгел булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен җыелачак.
Әлеге чыгыш җырчы өчен фаҗигале авариядән соң беренче концерт булачак. Моңа кадәр планлаштырылган чараларны кичектерергә туры килгән иде. Хәзерге вакытта реанимация бүлегендә авыр хәлдә ятучы хатын-кызның гаиләсе дә хәйрия концерты үткәрүгә ризалык белдергән һәм финанс ярдәмен кабул итәргә әзер булуын әйткән.
Юл-транспорт һәлакәте 28 февраль көнне Бәләбәй, Николаевка, Туймазы һәм Бакалы шәһәрләре арасындагы трассада булган. Авариядә җырчы үзе идарә иткән JAC автомобиле һәм Hyundai Solaris бәрелешкән.
Авариядән Гөлназ АСАЕВА күпсанлы ушиблар белән котылган. Аның бию төркемендәге ике кыз хастаханәгә озатылган, аларның берсе бүгенге көнгә кадәр дәвалануын дәвам итә. Hyundai Solaris автомобилендә булган водитель һәм пассажир зур зыян күргән. Хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән: аның бот һәм балтыр сөякләре, җилкә буыны сынган, баш мие селкенгән һәм күпсанлы бәрелүләр теркәлгән. Эчке органнарга да зыян килү ихтималы бар. Зыян күргән хатын-кызның ире дә җитди имгәнүләр алган һәм медицина ярдәменә мохтаҗ.
Фото: Гөлназ Асаеваның социаль челтәрләре.