Барлык яңалыклар
Сәхнә
2 февраль , 20:49

Уфага «Эшелон» килә. Бушка...

10 февральдә «Театральное Приволжье» фестивале финалисты хәйрия спектакле күрсәтәчәк.  

Уфага «Эшелон» килә. Бушка...
Уфага «Эшелон» килә. Бушка...

10 февральдә Уфада «Театральное Приволжье» фестиваленең төбәк этабында җиңү яулаган яшьләр театр коллективы – Башкортстан дәүләт концерт залы каршында эшләүче «Лики» театры – тамашачыларга хәйрия спектакле тәкъдим итәчәк.

Сәхнәдә Михаил Рощинның «Эшелон» повесте нигезендә куелган спектакль күрсәтеләчәк. Тамаша тарихи вакыйгалар фонында бара. Һәр герой – үзе бер язмыш, үзе бер тере тарих. Аларның хис-кичерешләре, хыяллары, эчке каршылыклары аша спектакль кешенең иң авыр шартларда да кешелеклелекне саклап кала алуын, курку һәм икеләнүләр лабиринтыннан чыгу юлларын күрсәтә.

Спектакльнең режиссеры – Анжелика Рамазанова. Төп рольләрдә: Татьяна Данилова, Камилла Мулюкова, Денис Канзафаров, Арсений Хрущёв.

Хәйрия спектакле Башкортстан Дәүләт концерт залының Кече залында узачак. Керү бушлай, әмма алдан теркәлү кирәк. Яшь чикләве – 16+.

Искәртеп узыйк, балалар театр коллективлары арасында республикабызны Стәрлетамак шәһәренең Мәдәният йорты каршында эшләүче «Этюд» вокаль-театр остаханәсе тәкъдим итә. Алар Владимир Железниковның танылган «Чучело» әсәре мотивлары буенча сәхнәләштерелгән спектакль аша бүгенге җәмгыять өчен әһәмиятле әхлакый проблемаларны күтәрә.

«Театральное Приволжье» фестивале 2019 елда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән башлап җибәрелгән иде. Быел проект җиденче тапкыр үткәрелә.

Фото: Башкортстан Республикасы Халык иҗаты үзәге матбугат хезмәте.

Уфага «Эшелон» килә. Бушка...
Уфага «Эшелон» килә. Бушка...
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас