Чыгышларны караганнан соң, жюри әгъзалары күпсанлы балалар театрларына соклану белдерде, алар яшьләр театрларына караганда да күбрәк булып чыккан. Тәнкыйтьчеләр билгеләп үткәнчә, һәвәскәр театрларның мөмкинлекләре төрле, шул исәптән финанс мөмкинлекләре дә, әмма балаларның коллективларга килүе, ә өлкәннәрнең алар белән эшләве мөһим, бигрәк тә мәктәп театрларында.
Республикада һәвәскәр театр хәрәкәте актив үсә. Бүген ике меңгә якын театр коллективы эшли. Алар арасында 82се "үрнәкле" дигән мактаулы исемгә ия, тагын 100гә якыны башка бүләкләр һәм исемнәр белән бүләкләнгән. Яңа коммерция театрлары барлыкка килә.
Жюри әгъзалары аерым ассызыклаганча, фестиваль милли телләрдә куелышлар өчен дә ачык. Мисал итеп алар узган елгы җиңүчене – татар телендә чыгыш ясаучы коллективны китерделәр.
Фестивальнең төбәк этабында I дәрәҗә лауреат исеменә "Лики" коллективы лаек булды.
Шул ук нәтиҗәгә Стәрлетамакның "Этюд" вокаль-театр остаханәсе (җитәкчеләре – Илдар Сәхапов һәм Гүзәл Йосыпова) иреште. Алар Владимир Железников повесте буенча "Чучело" спектаклен күрсәтте.
Хәзер җиңүчеләр Башкортстан данын фестивальнең округ этабында яклаячак.
Фото: Молодежная газета.