25 августта Уфаның Совет мәйданында Русия Оборона министрлыгының иҗат коллективлары катнашлыгында «Безнең маяклар» патриотик концерты көтелә.
Чара «Армия мәдәнияте көннәре» проекты кысаларында узачак һәм Русия Геройларына, МХО яугирләренә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Программада: Русия Армиясе театры, Александров исемендәге ансамбль, фронт бригадалары һәм «Красная звезда»ансамбле артистлары чыгышлары.
Шулай ук Рождественский шигырьләре, Донбассның фронт һәм хәзерге заман шагыйрьләре әсәрләре, шулай ук Булат Окуджаваның «Нам нужна одна Победа» җыры, башка танылган җырлар яңгыраячак.
Алып баручылар - Русиянең халык артисты Ольга Богданова һәм актер Тимур Еремеев.
Концерт элекке һәм хәзерге геройлар истәлегенә хөрмәт чарасы, шулай ук хәрбиләрнең гаиләләре өчен бер ярдәм булачак.
Мәртәбәле кунаклар арасында - «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә чакырылган МХО яугирләре.
Башлана 18:00.
Керү ирекле.