Барлык яңалыклар
Сәхнә
29 июль 2025, 10:55

Театр күрәсең килсә, Кушнаренкого кил!

Сентябрь аенда биредә “Театраль Идел буе” фестиваленең төбәк этабы узачак.

Театр күрәсең килсә, Кушнаренкого кил!
Театр күрәсең килсә, Кушнаренкого кил!

Сентябрьдә Башкортстанның Кушнаренко районында һәвәскәр театрларның “Театраль рампа” дип аталган республика фестивале узачак. Аны “Театраль Идел буе” округ фестиваленең төбәк этабын уздыру кысаларында оештыралар, дип хәбәр итә Халык иҗаты үзәгенең матбугат хезмәте

Проект ике этапта үткәрелә: сайлап алу һәм финал. Ул һәвәскәр театр коллективлары җитәкчеләренең һәм катнашучыларының һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен һәвәскәр театр коллективлары, пантомима театрлары, агитация-сәнгать театрлары, театр-студияләр, әдәби-поэтик театрлар чакырыла. Катнашучылар 18 яшьтән узган булырга тиеш.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

Театр күрәсең килсә, Кушнаренкого кил!
Театр күрәсең килсә, Кушнаренкого кил!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас