-2 °С
Болытлы
Якташыбыз Алия Төхвәтуллина-Карачурина зур шатлыгы белән уртаклаша. Ул «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булган. Бу хактагы карар 14 июль көнне билгеле булган.
Җырчы бу хәбәрне ишеткәч, нык шатланган, һәм ул бик рәхмәтле. Чынлап та, мактаулы исемнәр яшь чакта бигрәк тә кадерле, үз-үзеңә ышаныч, көч өсти.
Алияне котлыйбыз, иҗат илһамы, гаилә бәхете телибез.