Барлык яңалыклар
Сәхнә
27 июнь 2025, 11:58

"Нур" җәйге ялга китә

Театр иҗат мизгеленә йомгак ясады.

"Нур" җәйге ялга китә
"Нур" җәйге ялга китә

26 июньдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXXIII иҗат мизгелен Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле белән япты.

Ел дәвамында театр вакыйгалар, очрашулар белән яшәде: яңа премьералар, уңышлы чыгышлар, гастрольләр, фестивальләр, җиңүләр, табышлар-ачышларболар барысы да коллективның уртак хезмәте җимеше булды. Ел дәвамында спектакльләр тулы заллар белән үтте. Тамашачыга берничә премьера тәкъдим ителде: Илдар Юзеевның “Тау” (режиссеры – Айдар Җаббаров), Василий Товстоноговның “Кар” (режиссеры – Гүзәл Абушахманова-Акбирдина), Рим Хәсәновның “41нең көзендә” (режиссеры – Зиннур Сөләйманов), Владимир ЖеребцовныңЯшик әле” (режиссеры – Азат Җиһаншин), Биләл Аппаевның Дәртле ир – башка чир” (режиссеры – Илдар Вәлиев) спектакльләре.

Кечкенә тамашачыларыбыз да читтә калмады. Алар өчен Наил ГаетбаевныңАкылга утыртты!” спектакле куелды. Режиссеры – Азат Җиһаншин.

Фестивальләр исемлеге дә быел тагын ике санга артты. Сезон Пермь өлкәсендә Кудымкар шәһәрендә VII милли театрлар фестивале “Сообщение”дән башланса, XVII төрки теллетеатрлар  фестивале “Нәүрүзбелән тәмамланды. Фестиваль мәйданнарында тамашачының ихлас сөюен яулаганТуташ” спектакле балкыды. Үзенең югары сәнгати куелышы, беренче татар артисткасы, “Нуртеатрына нигез салучы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән максаты белән ул театрның абруен тагын да күтәрде.

Русия мәдәният министрлыгы оештырганЗур гастрольләрфедераль программасында даими катнашу шулай ук театрның яңа казанышы булып торды.

Апрель аенда театр сәхнәсендә Дагыстан Республикасының кумык дәүләт музыкаль-драма театры гастрольләре үтте. Алмаш гастрольләр беләнНурДагыстанның башкаласы Махачкалада сентябрьдә чыгыш ясаячак.

Мизгел ябылу тантанасында елның эш йомгаклары барланды. Башкортстан Республикасы  Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать, белем һәм иҗади проектлар бүлеге җитәкчесе Айгөл Зөлкарнаева театрның аеруча зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләрен бүләкләде.

Башкортстан Республикасының театр сәнгате өлкәсендә күп еллар намуслы эшләгәне һәм аны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен артистлар Эльвира Бигалиева һәм  Айдар Хөснетдинов министрлыкның Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Шулай ук, эштә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен, артист Илшат Салаватов Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Шундый ук Рәхмәт хатлары хокукый тәэмин итү һәм дәүләт сатып алулары бүлегенең баш белгече Алина Харитоновага, сату итү һәм хезмәтләр күрсәтү бүлеге админитраторы Альбина Арслановага, хуҗалык бүлеге хезмәткәре Альбина Идиятуллинага тапшырылды.

Алып баручыларБашкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова белән Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин бүләкләнүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлады, аларның алдагы сезонда да яңа көч белән эшләүләрен, янып иҗат итүләрен, яңа рольләр белән чыгыш ясауларын теләде һәм тамашачылар белән яңа мизгелгә кадәр хушлашып, аларга рәхмәт әйтеп, көзгә театрга чакырып калды.

Айгөл Юлъякшина.

Эдуард Зарипов фотолары.

"Нур" җәйге ялга китә
"Нур" җәйге ялга китә
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас