Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 июнь 2025, 19:45

Яшьләр көнендә – яшьләр өчен концерт!

Башкортстан яшләре өчен Elman, BABY Ti, Марат Яруллин һәм Inst Rinna чыгыш ясаячак.

Яшьләр көнендә – яшьләр өчен концерт!
Яшьләр көнендә – яшьләр өчен концерт!

Концерт Русия яшләре көнен бәйрәм итү кысаларында оештырыла. Ул 28 июнь, шимбә көнне, Агыйдел елгасы ярындагы "Торатау" Конгресс-холл амфитеатры астында үтәчәк. Башкортстанның яшләр сәясәте министры Вито Сабиров социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, яшьләр өчен VR-зона һәм төрле уеннар оештырылачак, билгеле блогерлар һәм иң яхшы артистлар белән очрашулар узачак, аниме-косплей зонасы, автотавыш һәм тюнинг күргәзмәсе, фәнни слэм һәм яшьләр маркеты эшләячәк.

Чара 15:00 сәгатьтә башлана, анда катнашу бушлай. Бәйрәмне республиканың Яшләр сәясәте министрлыгы 14-35 яшьтәге укучылар, студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм эшләүче яшьләр өчен оештыра.

Фото: Башкортстан Яшьләр сәясәте министрлыгы сайты.

Яшьләр көнендә – яшьләр өчен концерт!
Яшьләр көнендә – яшьләр өчен концерт!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас