Ул күп еллар инде матур, бәрхет тавышы, кабатланмас көйләре белән тыңлаучыларны сөендерә. Әлфия – искиткеч темпераментлы җырчы. Аның репертуары жанрларның байлыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора.
Әлфия Юлчурина – Башкортстан эстрадасында уникаль күренеш. Ул Тамара Гвердцители һәм Людмила Зыкина кебек. Җырчы үзенең харизмасы белән беркемгә дә охшамаган.
Артистка хас булганча, җырчы үзенең юбилеен юбилей концерты белән билгеләп үтте, ул берничә көн элек Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында узды. «Эх, язмыш, язмыш...» дигән программада җырчының дуслары һәм хезмәттәшләре: Башкортстанның халык артистлары Халит Фатыйхов, Гали Алтынбаев, Рэм Гәрәев, Артур Гайсаров һәм башкалар катнашты.
Белешмә:
Әлфия Морзабулат кызы Юлчурина 1960 елның 25 апрелендә Башкортстанның Бөрҗән районы Иске Собхангол авылында туа. 1983 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Бөрҗән районы мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1996 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә хезмәт итә.