-2 °С
Болытлы
17 мартта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының «Эрмитаж» залында Александр Данилов фоторәсемнәренең күргәзмәсе ачыла.
«Камиллеккә юл» экспозициясе Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллияте студентлары иҗатына багышланган. Фотограф аларның көндәлек хезмәтен, уңышка омтылуларын һәм тантана мизгелләрен сурәтли.
Александр Данилов – танылган фоторәссам, аның иҗат җимешләре даими рәвештә «Республика Башкортостан» газетасында басылып тора.
Килми калмагыз!
Чыганак: https://resbash.ru/