Барлык яңалыклар
Сәхнә
28 февраль 2025, 18:17

Башкортстан курайчыларының үз тамгасы бар

Курайчылар дәүләт ансамбленең логотипын Уфа дизайнеры Артур ГЫЙЛЬМАНОВ иҗат итте

Башкортстан курайчыларының үз тамгасы бар
Башкортстан курайчыларының үз тамгасы бар

2024 ел ахырында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе курайчылар коллективы өчен иң яхшы логотип дизайнына конкурс игълан иткән иде. Ике ай ярым эчендә конкурс комиссиясенә 200 гә якын эш килде, өстәвенә, алар безнең республика вәкилләреннән генә түгел, башка төбәкләр һәм хәтта Казахстан һәм Таҗикстан кебек ил кешеләреннән дә, дип хәбәр иттеләр филармония матбугат хезмәтендә.

Тәкъдим ителгән вариантларны карап чыгып, конкурс комиссиясе Артур Гыйльмановның эшен иң яхшысы дип тапты.

– Логотипны булдыруга мине нәкъ менә курай музыкасы, аның яңгырашы илһамландырды, – дип сөйләде җиңүче. – Анда барысы да сыйган: башкорт халкының тарихы да, төбәгебезнең матурлыгы да, башкортларның күңел киңлеге дә. Проектымның җиңүенә бик шатмын, шуның белән Башкортстан Республикасының беренче дәүләт курайчылар ансамбле тарихына үз өлешемне керттем.

– Конкурс шартлары буенча, логотип дизайны оригиналь, креатив һәм җиңел таныла торган булырга тиеш. Шулай ук ул универсаль булырга – ил эчендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә кулланылырга, рәсми документларда, чараларда, товарларда һәм реклама материалларында чагылыш табарга тиеш. Җиңүченең эскизы барлык параметрлар буенча туры килде, ул зур түгел, кызыклы һәм аңлаешлы. Комиссия бертавыштан аның өчен тавыш бирде, – дип билгеләп үтте филармония директоры Алмаз Сәетов.

Җиңүченең хезмәт җимеше конкурсны оештыручыларның милкенә әйләнә һәм расланган регламент нигезендә кулланылачак.

Исегезгә төшерәбез, курайчылар ансамбле 2024 елның мартында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылган иде. Республика буенча беренче гастроль турына коллектив ноябрьдә китте.

Фото: Х. Әхмәтов исемендәге БДФ матбугат хезмәте.

Башкортстан курайчыларының үз тамгасы бар
Башкортстан курайчыларының үз тамгасы бар
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас