Барлык яңалыклар
Сәхнә
14 февраль 2025, 11:40

Сәнгать училищесында – рус романсы кичәсе

Чара 25 февральгә планлаштырылган.

Сәнгать училищесында – рус романсы кичәсе
Сәнгать училищесында – рус романсы кичәсе

25 февральдә Уфа сәнгать училищесының кече залында рус романсына багышланган концерт узарга тиеш. Чара «Башкортстан руслары соборы» иҗтимагый оешмасы тарафыннан Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге белән берлектә оештырыла.

Программада Уфа сәнгать училищесы студентлары, шулай ук танылган башкаручылар, аерым алганда, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Тәнзилә Узәнбаева һәм опера җырчысы Любовь Буторина чыгыш ясаячак. Кичә кунаклары М. Глинка, Н.Римский-Корсаков, А. Даргомыжский һәм башка композиторларның рус шагыйрьләре шигырьләренә язылган әсәрләрен тыңлаячаклар.

Чараны Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Елена Замрий алып барачак.

 

Сәнгать училищесында – рус романсы кичәсе
Сәнгать училищесында – рус романсы кичәсе
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас