Барлык яңалыклар
Сәхнә
21 июнь , 10:39

Рәсимә Гайфуллинаның бенефисы гөрләп үтте

Рәсимә Риф кызы “Театр сәнгатендә күпьеллык хезмәте һәм югары казанышлары өчен” Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге медальгә лаек булды.

Рәсимә Гайфуллинаның бенефисы гөрләп үтте
Рәсимә Гайфуллинаның бенефисы гөрләп үтте

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллинаның бенефисы узды. Юбилеен актриса Нурания Җамалинең пьесасы буенча режиссер – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев әзерләгән “Яшьлегең ишек шакыса” спектакле белән билгеләде.
Рәсимә Риф кызын дәүләт эшлеклеләре, хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, тамашачылар тәбрикләде.
Спектакль башланыр алдыннан юбилярга Республика Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү хатын мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин укып ишеттерде һәм министрлык исеменнән дә котлауларын җиткерде.
Арытаба котлау һәм хөрмәтләү сүзләре белән Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтайның фән, мәгърифәт, мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Заһир Хәкимов, Уфа шәһәре округы хакимиятенең Мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы урынбасары Дания Колсарина, Уфа шәһәр округының Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Бикимбәтов чыгыш ясады.
Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, Динар Тимершәехов алып барган чара рәсми өлештән спектакль карауга күчте. Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен сызык өстенә алган, төп рольдә Рәсимә Риф кызы уйнаган спектакльдән соң исә котлаулар дәвам итте.
Актрисаның хезмәттәшләре – республикабыз театрларлары вәкилләре – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты – Башкортстанның халык артисткасы Минзәлә Хәйруллина, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актерлары – Башкортстанның халык артистлары Зифа Дәүләтбаева һәм Илсур Хәбиров, Салават башкорт дәүләт драма театры актеры – Башкортстанның халык артисткасы Гөлчәчәк Шәрипова, Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры актерлары – Башкортстанның атказанан артисткалары Альфира Йосыпова һәм Альфира Галләмова, Стәрлетемак дәүләт концерт-театр берләшмәсеннән – Башкортстанның халык артистлары Илһам Рәхимов һәм Физалия Рәхимова котлады һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.
Русия Федерациясенең Башкортстандагы Театр әһелләре берләшмәсе рәисе Әхтәм Абушахманов исеменнән котлау сүзләрен Башкортстан Театр әһелләре берләшмәсе әгъзасы – “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин укып ишеттерде.
Юбилярны котларга ерак араларны якын итеп килгән Г. Камал исемендәге Татар академия драма театры актрисасы – Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафина хезмәттәшләре исеменнән котлауларны җыр-бүләккә төреп җиткерде.
Озак еллар радиода эшләгән Рәсимә Гайфуллинаны “Башкортстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Тәнзилә Үлмәсбаева тәбрикләде.
Әлбәттә инде, бәйрәмгә актрисаның якташлары да күпләп килгән иде. Сәхнәдән җылы котлау сүзләрен Салават муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Айгиз Әхмәтҗанов җиткерде.
Чараның котлау өлешен йомгаклап, “Нур” театрында бергә эшләүче хезмәттәшләре тәбрикләде. Театр директоры – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин Рәсимә Риф кызына “Театр сәнгатендә күпьеллык хезмәте һәм югары казанышлары өчен” Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге медаль тапшырды.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.

Эдуард Зарипов фотолары.

Рәсимә Гайфуллинаның бенефисы гөрләп үтте
Рәсимә Гайфуллинаның бенефисы гөрләп үтте
Рәсимә Гайфуллинаның бенефисы гөрләп үтте
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: