Барлык яңалыклар
Сәхнә
18 март , 09:45

Кем туар: малаймы, кызмы?

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН белән Алия КАРАЧУРИНАның гаиләсе әлегә серне ачмый.

Кем туар: малаймы, кызмы?
Кем туар: малаймы, кызмы?

Якташларыбыз, популяр җырчылар Ришат белән Алия ТӨХВӘТУЛЛИНнар гаиләсе бәби көтә. Ләкин яшь гаилә УЗИ нәтиҗәләрен, туачак баланың җенесен ачарга әле ашыкмый. Кичә “Болгар радиосы”нда узган Ришат белән әнгәмәдә алып баручы бу хакта ничек кенә белергә тырышмасын, җырчы серне ачмады, гомум сүзләр белән чикләнде. Аның каравы, тиздән туарга тиешле сабыйга багышлап язылган җыр инде әзер. Ул җырчының быелгы концерт репертуарына керергә тиеш. Балага исем дә әлегә сайланмаган. Бу эшкә хәтта Төхвәтуллиннарның телеграм-каналы подписчиклары да кушылды.

Әти кеше сабыен бик дулкынланып көтә. Бала үстерүнең зур җаваплылык икәнлеген ул яхшы аңлый. Сабыйның “Гаилә елы”нда дөньяга аваз салырга тиешлеге дә символик мәгънәгә ия.

Нәрсә дип әйтик? Көтәбез! Бала бәхете-тәүфыйгы белән дөньяга килсен!

Фото: Төхвәтуллиннарның телеграм-каналыннан.

Кем туар: малаймы, кызмы?
Кем туар: малаймы, кызмы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: