Барлык яңалыклар
Сәхнә
28 февраль , 14:47

Андрей ГУБИН сәхнәгә кайтырга җыена

Уфада туып-үскән, 90нчы еллар эстрада “йолдызы”ның сәламәтлеге ничек?

Андрей ГУБИН сәхнәгә кайтырга җыена
Андрей ГУБИН сәхнәгә кайтырга җыена

Андрей Губин сәхнәгә кайтырга планлаштыра. Уфада туган, 90 нчы еллар эстрада йолдызы үзен күпкә яхшырак хис итә. Заманында ул “Такие девушки, как звёзды”, “Зима-холода”, “Мальчик бродяга”, “Лиза” кебек җырлары белән популярлык яулаган иде.

Тик соңга таба башкаручының йөзе үзннән-үзе кыешайды. Медицина белгечләре моны  “паралич” дип билгеләде, экстрасенслар бозым белән аңлаты. Моннан тыш җырчының дикциясе белән дә проблемалар барлыкка килде.

Күптән түгел 49 яшьлек Андрей Губин тулы медицина тикшерүе узган. Анализ нәтиҗәләре җырчының сәламәтлеге яхшы булуын күрсәткән. Хәзер ул ел дәвамында вокаль сәләтләрен тергезергә һәм кабаттан җырлый башларга планлаштыра. Әгәр сәламәтлеге начар булса, ул җырларын башка башкаручыларга сатачак.

Чыганак: ufa_rb

Андрей ГУБИН сәхнәгә кайтырга җыена
Андрей ГУБИН сәхнәгә кайтырга җыена
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: