Барлык яңалыклар
Сәхнә
12 февраль , 16:44

Гөлназ АСАЕВА авариягә эләккән

Ул машинасы белән Toyota RAV4 автомобиленең артына килеп кергән.

Гөлназ АСАЕВА авариягә эләккән
Гөлназ АСАЕВА авариягә эләккән

Юл-транспорт вакыйгасы Татарстан территориясендә була. Якташыбыз, җырчы Гөлназ АСАЕВА Татарстанның Кукмара шәһәренә барганда, көтмәгәндә аның алдына күршедәге уң полосадан Toyota RAV4 автомобиле килеп керә. Toyota поворотникларын да кабызып тормаган була. Гөлназ бер нәрсә эшләргә дә өлгерми һәм Toyota RAV4 автомобиленең артына килеп керә.

Бәхеткә, авариядә беркем дә каза күрми. Toyota RAV4 автомобиленең водителе гаебен таный. “Ярый әле, без хаклы булып чыктык. Юкса, юлда кем генә очрамый”, – дип яза җырчы. Ул Уфага кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.

Фото: Гөлназ Асаеваның ВКдагы рәсми битеннән.

Гөлназ АСАЕВА авариягә эләккән
Гөлназ АСАЕВА авариягә эләккән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: