Барлык яңалыклар
Сәхнә
6 декабрь 2023, 12:20

Җырчы Илнат ФӘРХУЛЛИНга ни булган?

Илнат Фәрхуллин туган ягына кайтып мунча кергәндә, кайнап торган суны үзенә түгеп җәрәхәт алган.

Җырчы Илнат ФӘРХУЛЛИНга ни булган?
Җырчы Илнат ФӘРХУЛЛИНга ни булган?

Җырчы Илнат Фәрхуллин белән күңелсез хәл булган. Ул туган ягына кайтып мунча кергәндә  кайнап торган суны үзенә түгеп җәрәхәт алган. Бу хакта Илнат социаль челтәрдәге шәхси битендә сөйләде. 

"Әнигә кайттым. Мунча кердем дә, ялгыш үземә ярты таз кап-кайнар су түктем. 3нче дәрәҗә пешү. Бөтен аскы өлеш, ботлар, куллар зыян күрде. Ике атна вакыт бар Яшел Үзәндәге концертка кадәр, ничек терелеп чыгарга икән. Хәзер Теләче дә әле, Казанга алып китәрләр, күрәсең. Чыдап булмый, 4 укол кададылар, авыртуны алмый. Бүген төн авыр булачак ахры", – дип язды җырчы 2 декабрьгә каршы төндә.

4 декабрьдә ул үзенең хәле бераз әйбәтләнүе турында белдерде:

– Алга таба әкрен генә атлыйбыз, Аллага шөкер. Авыртуны баса торган дарулар инде кадатмыйм. Иртәнге 6 дан төнге  12 гә кадәр система куялар. Уколлар күп.

Палатада үзем генә, кеше белән торып та булмас иде. Чөнки ярымшәрә ятарга кирәк.

Су җыелып кабарган шешләр әкренләп тишеләләр, тән кибә башлады. Бүгеннән сырганак мае сөртә башларга куштылар. Тирән яра булган җирләргә "Фурацилин".

Барыгызның да киңәшләрен укып барам. Дөрестән дә җиңел әйбер түгел. Шулай язгандыр инде. Моны гына җиңеп чыгарбыз, Алла бирсә.

Төрле комментарийлар бар. Кайберләрен аңлап бетермим. Кемдер пиар ди, исерек булган... Кемдер намазга өнди һәм башкалар. Пиар ясар өчен кеше өстенә кайнап торган су түкми инде. Бу очраклылык.

Һәр кешенең үз фикере, дөрес дип тапсалар – язсыннар. Минем өчен кайгыручылар да бик күп. Борчылмагыз, бар да яхшы булачак! Рәхмәт сезгә минем белән булганыгыз өчен, – дип язган Илнат.

Фото: https://vk.com/ilnat_official?ysclid

Җырчы Илнат ФӘРХУЛЛИНга ни булган?
Җырчы Илнат ФӘРХУЛЛИНга ни булган?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: