Барлык яңалыклар
Сәхнә
30 ноябрь 2023, 22:42

“Хыялый” – тамашачыны яулый

Хыяллар тормышка аша.

“Хыялый” – тамашачыны яулый
“Хыялый” – тамашачыны яулый

Уфада Татарстанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре дәвам итә. Тамашалар Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында бара. Гастрольләр 29 ноябрь Ләйсән Әминеваның “Яратам! Бетте-китте!” исемле җырлы-биюле комедиясе белән башланган иде. 30 ноябрь тинчуринлылар якташыбыз, башкорт шагыйре Салават Әбүзәровның “Хыялый” исемле лирик комедиясен тәкъдим итте. Режиссеры – Илшат Мөхетдинов. Тамаша тулы залда, көчле алкышлар белән узды.

“Хыялыйның сюжетына килгәндә,  авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яши. Алар гомерләренең алтын көзенә кереп барсалар да,  бер-берсен аңларга өйрәнмәгән. Авылга яшь табиб Йолдыз килү белән, бу парның тормыш рәвеше  үзгәрә. Авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка фатирга кертә.

Гыйззәт карт гомер буе йолдызлар белән хыяллана, телескоп ясап күкне күзәтә. Очкыч төзеп күккә күтәрелмәкче була, ләкин аны хатыны Шәрифә җимерә. Шуннан соң карт канатлары сынган кош хәлендә кала.

Ләкин комедиянең финалы бәхетле чишелеш белән тәмамлана. Йолдыз белән Сәлим арасында мәхәббәт кабына, гомер буе биле авыртуга зарланган Закир карт терелә. Гыйззәт һәм Шәрифә аңлашуга ирешә. Карт очкычы белән күккә күтәрелә. Хыяллар тормышка аша.

 

Эдуард ЗАРИПОВ фотолары.

“Хыялый” – тамашачыны яулый
“Хыялый” – тамашачыны яулый
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: